«Сөекле әниемә багышлана…»: шигъри акция (6+)

Әни – иң кадерле кеше! Әмма аның безгә үсәргә, мөстәкыйль һәм уңышлы кеше булырга ярдәм итүче мәхәббәте, кайгыртуы һәм үз-үзен фида кылуы өчен рәхмәт сүзләрен без еш әйтәбезме соң? Халыкара Әниләр көне якынлашканда безнең һәрберебезнең әниләребезгә рәхмәт һәм ярату хисләрен белдерү өчен рәсми сәбәп бар! 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре иң җылы һәм матур бәйрәм – Әниләр көненә кесә форматындагы шигырьләр белән барлык әниләрне үзенчәлекле итеп бәйрәм белән котлар өчен урамга чыктылар. 

Милой маме…
фото 3
фото 0
фото 2

Танылган һәм хәзерге заман шагыйрьләре А.Бунин, Л.Рубальская, С.Есенин, М.Цветаева, Р. Гамзатов, А. Барто, Е. Благина һ.б.ларның әниләргә карата мәхәббәт һәм җылы хисләр белән сугарылган шигъри юлларын уку соклану хисе тудырды һәм күңелләрне нечкәртте. 
Чара бик күп дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте, аеруча балалар чын күңелдән, илһамланып әниләренә теләкләрен уку күпләрне тәэсирләнергә мәҗбүр итте. Акция микрорайонда яшәүчеләрнең күңеленә хуш килде һәм күңелле хатирәләр калдырды. Шунысын искә төшерәсебез килә: без әниләр каршында мәңгелек, түләп бетерә алмаслык бурычлы, шуңа күрә аларны яратыгыз, хөрмәт итегез, кайгыртыгыз.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: